Авторизация

Поиск

Открытый урок

 


Г.Тукай иҗатында милли азатлык темасы

(10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес)

Тема. Г.Тукай иҗатында милли азатлык темасы.

Максат.

  1. Дидактик: “Дустларга бер сүз”, “Иттифакъ хакында”, “Китмибез” шигырьләрен анализлау барышында, шагыйрь иҗатында милли азатлык темасының чагылышын ачыклау; компьютер презентациясеннән файдаланып, мәгълүмат алырга өйрәтү.
  2. Үстерешле: Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерү;

  3. Тәрбияви: Укучыларда бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша үз милләтенә ихтирам итү хисләре тәрбияләү.

Метод: эзләнү-тикшеренү.

Алымнар: әңгәмә, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Җиһаз.

  1. Мультимедиа проекторы. Слайдлар.

  2. Г.Тукай. Сайланма әсәрләр.

  3. Китаплар күргәзмәсе.

  4. Интерактив дәреслек.

Эпиграф.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.

Г.Тукай

Дәреснең планы.

I. 1. Оештыру. Уңай хәләт тудыру.

2. Укучыларны барлау.

3. Үткәннәрне кабатлау.

4. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II. Тукай иҗатында милли азатлык темасы.

1. “Дустларга бер сүз” шигырен өйрәнү.

2. “Дустларга бер сүз” һәм “Иттифакъ хакында” шигырләренең уртак якларын билгеләү

3. Төркемнәрдә эш. “Китмибез” шигыренә анализ ясау.

III. Йомгак.

Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Үткән дәрестә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында өйрәнә башладык. Аның тормыш юлы һәм иҗатын күздән кичердек.

II . Актуальләштерү.

1. Кабатлау

I слайд

Сораулар.

Шагыйрь булып үсү өчен нинди шартлар кирәк?

Габдуллага бу юнәлештә аеруча кемнәр ярдәм кулы суза?

─ Җаек Габдулла тормышында нинди урын алып тора?

─ Г.Тукайның тормышында Мотыйгулла Төхвәтуллин нинди роль уйный? Кем ул?

Без өйрәнгән язучылар арасында милләт темасы аеруча кайсы язучылар иҗатында күренде?

2. Мөстәкыйль эш. “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты” интерактив китаптан шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест башкару.

III. Яңа темага кереш.

Укытучы. Укучылар, сезгә өй эше итеп шагыйрьнең “Дустларга бер сүз”, “Иттифакъ хакында”, Китмибез” шигырьләрен укып килергә әйтелгән иде. Без бүген шушы шигырьләрне анализлап, шагыйрь иҗатында милли азатлык темасының чагылышын ачыкларга тырышырбыз..

Белгәнебезчә, XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башы татарларның уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде.

Татар милләте ─ хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Менә шул чорда милли аң уяна, милли хисләр куера, гомумән милләт идеясе игътибар үзәгенә алына.

Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г.Тукай битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели. Үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды һәм бик күп әсәрләр иҗат итте.

Г.Тукай китапларыннан төзелгән күргәзмәгә мөрәҗәгать итү.

Экранга игътибар итик.

II слайд

“Дустларга бер сүз” шигыре.

Укытучы. Сезнеңчә шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Эчтәлекне аңлаганча сөйләгез.

Укучы. Тукай монда милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга- кул тотынышып, эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, “егъла-тора алга таба атлыйк”ди.

Укытучы. “Хөррият кочагына барып керү” дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

Укучы. Үсеш, алга китү юлыннан бару мөмкинлеге.

Укытучы. Алга китү өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә?

Укучы. Иң башта, Г.Тукайча, “мәдәният мәйданында урын алу”, “тырышудан бушамау”, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар сайлап, Петербургка җибәрү. Ләкин бу эшне муллаларга йөкләргә ярамый, алар үз эшләре белән шөгыльләнсеннәр. Депутатлыкка белемле яшьләрне сайлыйк, безне алар бәхетле итәрләр, ди)

Укытучы. Димәк, авторның киңәшләре - шигырьнең бер өлеше. Бу өлешкә шагыйрь үзе “милләт ертыгының җөен җөйлим” дип исем бирә.

Ә “Хөрриятнең диңгезләре ташый имди”, “Җәберләнгәннәргә якты, нурлы көннәр килде, ─ Азатлык кояшы тугъды имди”, “Бу хөррият –Маниифест государьдыр” юлларын ничек аңлап була?

Укучы. Сүз ирек турында бара.

Укытучы. Алар арасында нинди бәйләнеш бар?

Укучы. Уянырга, үз язмышыбызны үзебез хәл итәргә шартлар туды, форсаттан файдалыныйк, ди Г.Тукай.

Укытучы йомгаклап куя.

Тукай тиздән Дума җыелыр, конституция кабул ителер, шул нигездә халык, аеруча изелгән милләтләр, чын хокук, чын азатлык алыр, крестьяннар җирле булырлар, ди. Хәзер исә, кичекмәстән, милләт эчендәге үзара талашларны читкә атып, бер җан, бер тән булып искелеккә, наданлыкка каршы көрәшергә, мәгърифәт учакларын дөрләтергә кирәк. Бу идея аның “Иттифакъ хакында” шигырендә дә дәвам иттерелә.

III слайд

“Иттифакъ хакында” шигыре.

Шигырьне уку.

IV слайд

Сүзлек өстендә эш.

Иттифакъ – берләшү

Кәсрәт – күплек

Хас вә гам – барлык халык мәгънәсендә

Нифакъ – икейөзлелек

Җәһел – наданлык

Уйкуда ─ йокыда.

Укытучы. Бу шигырьнең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

“Таңнар атты” ны сез ничек аңладыгыз?

Укытучы. “Дустларга бер сүз” шигыре белән уртак якларын ачыклагыз.

Укучы. Аларның икесендә дә сүз татар халкының милли азатлыгы хакында.

Укытучы. Габдулла Тукай өчен азатлык – максат.

Бу шигырьләрнең төп эчтәлеге ─ азатлык. Максатка ирешү чарасы исә Тукайда наданлыктан котылу, мәгърифәт. Ләкин шагыйрь мәгърифәтне уку, белем алу белән генә чикләми, әхлак белән бәйләп куя: ”Ваз кичик мин-минлектән”, ди.

Күргәнебезчә, Г.Тукай тәүге шигырьләрендә үк милләт язмышы өчен борчылып яза, туган милләтенә зур өметләр баглый.

Укытучы. Ә хәзер аның тагын бер шигыренә күчик.

«Китмибез!» шигырен укый башлаганчы, аның язылу тарихы белән танышыйк.

Милли төбәкләрдән килгән мөселман депутатлары Дәүләт думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләрнең мөшкеллеген әйтеп чыгыш ясыйлар. Ләкин уң депутатлар һәм реакцион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, «әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез!» дип кычкыралар.

Илдә барган сәяси вакыйгаларга бик тә сизгер булган Тукай Думадагы шовинист депутатларның гаугалы чыгышына татар халкының гражданлык хокукларын яклаган публицистик эчтәлекле «Китмибез!» шигыре белән җавап бирә.

Экранда V слайд “Китмибез” шигыре.

(Башта укытучы, аннары укучылар укып, шигырь белән танышалар)

VI слайд

Сүзлек өстендә эш.

1. Бәхәс рәвешендә язылган бу памфлетта Пуришкевич, Келеповский, Сазонович кебек Дума депутатлары әле татарча, әле фарсыча «кара йөзләр», «гөрүһе русияһ» (кара йөзләр төркеме) дип тамгалана.

2. Сәкарь - тәмугъ утлары.

3. Тәклиф итү – көчләү.

4. Әмсар –шәһәрләр.

5. Әгъсар – гасырлар буенча үткән еллар.

Гыйззе вә җәл- кодрәтле һәм шанлы.

Төркемнәрдә эш. Бирелгән схема буенча “Китмибез” шигыренә анализ ясау.

VII слайд

Шигырьгә анализ ясау планы

1. Язылу вакыты.

2. Жанры.

3. Лирик геройга бәя.

4. Тема, төп эчтәлек.

5. Хисләр бирелеше, аларның үсеш-үзгәреше.

6. Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.

Укучылар анализ ясыйлар. Укытучы йомгаклап куя.

«Китмибез!» шигыренең бер үзенчәлеге шунда, анда памфлет жанрына хас яндырып алучы тәнкыйть белән бергә, социалистик рухта гәүдәләнгән: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт - хөр Русия!» - дигән уңай идеал да бирелә. Тукай татар халкының үткәненә, бүгенгесенә тарихи-фәлсәфи караш ташлый, аны олы тарихлы (әгъсарлы), шәһәрләре (әмсарлы) булган, үз гореф-гадәтләре, үз дине белән яшәгән, шанлы һәм кодрәтле Тәңре тарафыннан туган җиргә береккән милләт итеп сурәтли:

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).

Димәк, бу шигырендә дә Тукай үзенең милләтен ирекле итеп күрергә тели. Татарлар үз җирләрендә борынгыдан бирле яшиләр, үзләре төзегән шәһәрләрдә торалар, дип, аларның иреккә хакы барлыгын әйтә.

Алда караган өч шигырь буенча нәтиҗә ясатыла.

VIII слайд

Кием ертыгы — милләтнең кимчелеге.

Җөе — кимчелекне бетерү чарасы.

IX слайд

Милләт «ертыгы»ның мәгънәсе.

Тукай күрсәткән җитешсез яклар:

- наданлык (Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк);

- түрәләрдән изелү (Чиновниклар безнең канны бик күп имде);

- халыкның ваемсызлыгы (Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,

Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр).

X слайд

Идеяне билгелибез:

Тукай татарларны берләшергә чакыра.

Укытучы. Бу кайсы юлларда күренә?

Укучы. И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк.

Укытучы. Берләшүнең максатын билгеләгез.

Укучы. Белем алып, башка милләтләр дәрәҗәсенә җитү, милләтне якларлык кешене депутат итеп сайлау, депутат ярдәме белән бергәләп азатлыкка ирешү:

Барып керик хөрриятнең кочагына,

Тәрәкъкыйнең (прогрессның) күкләренә очмагына;

Бу егетләр безне дөнья оҗмахына

Кулдан тотып җитәклиләр, белсәң имди!

XI слайд

Тукайның идеалы — милләт азатлыгы.

Укытучы. Милли яшәешне үзгәртү уртак максат булганга, уртак тырышлык белән генә тормышка аша ала. Уртак тырышлыкка катнаштыру өчен халыкны рухи яктан үстерергә кирәк иде. Бу бурычны үтәр өчен әдәбият өч киртә үтәргә — кешеләрнең наданлыгына, мин-минлегенә һәм ваемсызлыгына каршы көрәшергә тиеш булды. Шул өч «милләт ертыгын» әдипләр «йокы» дип гомумиләштерделәр.

- XX йөз башы татар әдәбиятында нинди иҗат методы өстенлек итә?

Укучы. Тәнкыйди реализм.

Укытучы. Г.Тукай нинди ысул белән иҗат итә?

Укучы. Габдулла Тукай башлангыч чор әсәрләре, мәсәлән, “Дустларга бер сүз”,”Иттифакъ хакында» шигырьләре нигездә мәгърифәтчелек реализмы рухында иҗат ителгәннәр.

Укытучы. Ләкин аның реализмы үзенең идея проблематикасы белән дә, сурәтләү чаралары һәм стиль алымнары белән дә XIX йөз дидактик мәгърифәтчелек реализмыннан нык аерыла. Узган гасырның мәгърифәтче язучылары төп игътибарларын кеше, аның акылы һәм әхлагы арасындагы каршылыкны сурәтләүгә юнәлдерделәр; белем, дөрес тәрбия, һөнәр ярдәмендә җәмгыятьне яхшырту турында хыялландылар.

XX йөз башы татар әдәбиятында Габдулла Тукай тәнкыйди реализм ысулы белән иҗат иткән шагыйрь.

Йомгак.

(Әкрен генә “Туган тел” музыкасы яңгырый. Укытучы музыка астында сөйли.)

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр... Габдулла Тукай үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды.

Эпиграфка мөрәҗәгать итү:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.

Чынлап та, Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды.

Ул - милли шагыйрь. Үзенең нәфис лирик шигырьләре, үткен сатиралары, ялкынлы публицистик мәкаләләре белән татар халкының барлык иҗтимагый катламнарының күңел кылларын тибрәтте, һәр татар кешесенең йөрәгенә үтеп керде.

Өй эше.

I вариант. ”Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем!” темасына инша.

II вариант. “Китмибез” шигырен ятларга.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам.


 

Школа № 1 города Елабуги © 2011 Все права защищены.

счетчик посещений

Счётчик Посещений