Авторизация

Поиск

Ю. Куклачевның песиләр театры

Укытучы: Сафина Чулпан Наилевна

 

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

  • Исәнмесез! Хәерле көн!

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Кемнәр дәрестә юк?

  • Бүген ничәнче число?

  • Атнаның нинди көне?

Актуальләштерү

  • Укучылар, узган дәресләрдә сезнең белән шәһәр һәм авыл этләре турында сөйләштек, алар турында без нәрсәләр беләбез? (Укучыларның җаваплары тыңланып үтелә)

  • Эттән кала кешеләрнең тагын бер йорт хайваны бар бит әле, әйтеп карыйк нәрсә ул? (Ул песи)

  • Димәк, песиләр дә этләр кебек безнең тормышыбызга килеп кергән, песиләр турында нәрсәләр беләбез?

  • Кемнәрнең өйләрендә песиләре бар?

  • Ул песиләр турында нәрсәләр әйтер идегез? (Укучылар песиләре турында сөйлиләр, фотосурәтләрен күрсәтәләр)

  • Әйе, бүгенге дәресебез дә шушы яраткан җан ияләре - песиләргә багышлана

  • Укучылар, песиләрне без бик яратабыз, песиләр безгә ярдәм итәләр, йортыбызны күселәрдән саклыйлар. Шул турыда герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырь язган, ә композитор Җәүдәт Фәйзи аны көйгә салган. Әйдәгез, шушы шаян җырны тыңлап үтик әле

  • ("Карак песи " җыры тыңланылып үтелә)

  • Җыр матурмы? Җырда нинди песи турында сүз бара? (Укучылар җавабы)

  • Балалар, песиләр турында шигырьләр дә бик күп

  • Алабуга шагыйрәсе Г. Әхтәмованың "Усал песи"дигән матур шигыре бар (Алинә бу шигырьне сөйләп кит әле)

  • Шулай ук рус шагыйре А.С. Пушкин үзенең "Руслан һәм Людмила" поэмасында песиләр турында нәрсә язган? Кем белә

  • (Бер укучы поэманың бер бүлеген яттан сөйли)

  • Балалар, песиләр алар белемгә дә омтылучан, күп беләләр,

аларны өйрәтеп тә була, һәм инде хөрмәтле укучылар, песиләрне яратып, аларның талантларын күрсәтүче танылган шәхес бар. Ул цирк артисты Юрий Куклачев. Без М. Җәлилне дә, Г, Тукайны да, А.С. Пушкинны да беләбез, ә Ю. Куклачев турында күпләребез белми дә әле. Кем булган соң ул? Беләсезме, дөньяда кем песиләрне иң нык ярата һәм иң яхшы аңлый? Ул- бөтен дөньяга танылган клоун, цирк артисты Ю. Куклачев. Диана интернет челтәреннән табып, Ю. Куклачев турында кыскача мәгълүмат әзерләп алып килгән, әйдәгез тыңлап үтик

  • (Диана чыгышы)

  • Ә Алинә Л. хәтта кечкенә вакытта Ю. Куклачевньщ чыгышына барган

  • ( Алинэ чыгышы)

  • Физкультминутка

  • Ш. Галиевның "Ничә мәче" дигән шигырен тыңлыйк

  • Әбинең ничә мәчесе булган? (Өч мәче) III. Яңа тема.

  1. Сүзлек өстендә эш

  2. Текстны сәнгатьле уку (Абзацлап укыйбыз)

  3. һәр абзацта сүз нәрсә турында бара?

  4. Сорауларга җаваплар

  • Ю. Куклачев театрында ничә песи эшли?

  • Бу театрны кайчан һәм кайда ачалар?

  • Үзенең беренче артистын Ю. Куклачев кайда таба?

  • Ул песи баласы нинди?

  • Песиләр театрының кайсы илләрдә гастрольләрдә булганы бар?

  • Авыру песиләрне дәвалап терелтеп буламы?

  • Песиләрне куркытып, ачуланып өйрәтеп буламы?

5. Төркемнәрдә эш

6. Дәрескә йомгак ясау

  • Без бүген кем һәм нәрсәләр турында сөйләштек, нәрсәләр белдек?

7. Өй эше: песиләргә хас сыйфатларны язып киләргә


 

Школа № 1 города Елабуги © 2011 Все права защищены.

счетчик посещений

Счётчик Посещений